Балык Бистәсе“Шакиров” фермерлык хуҗалыгы савымчысы потлап сөт сава
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе“Шакиров” фермерлык хуҗалыгы савымчысы потлап сөт сава

Тәб. Чаллы авылыннан "Шакиров" фермерлык хуҗалыгы савым остасы Гөлфия Хисамиева 9 нчы сыйныфын тәмамлагач әнисе Гөлсара апа янына фермага эшкә килә.

Күп еллар дәвамында элеккеге Калинин исемендәге, "Бакара" хуҗалыкларында сыер савучы булып эшләгән әнисен лаеклы ялга киткәч, аны алыштыра. Инде ул хуҗалыклар таркалгач, биш ел элек әлеге фермерлык хуҗалыгына эшкә чакыралар аны. Алар ире Илгизәр белән бергә монда хезмәт куялар. Бу көннәрдә ул үз группасындагы 30 сыердан уртача берәр пот сөт сава.
Идрис Аметов.

Нет комментариев