Район үзәге Молодежная урамында һәркемнең игътибарын җәлеп итүче бер йорт бар.
Анда Виталий Семенов яши. Җәйләрен аның йорты чәчәкләргә күмелә. Бу гына түгел әле, йорты янында ике башнясы, табигый ташлар белән әйләндереп алынган бассейны, кирпечтән салынган сукмагы бар. Боларның барысын да Виталий үз куллары белән ясаган.
Ул фантазиягә бай һәм тынгысыз кеше. Аның йорты янында машиналар еш туктый, әлеге гүзәллекне фотого төшерәләр.
-Мин балачактан табигатьне, елга буйларын, чәчәк җыюны яраттым. Һәр көн иртәнге дүрттә торам да балыкка китәм. Тал ботаклары, табигый ташлар җыеп кайтам. Биш ел элек күптәнге хыялымны тормышка ашырдым.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Таңсылу Минһаҗева
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Автор фотолары.
Нет комментариев