Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында янәдән грандиоз шоу көтелә
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында янәдән грандиоз шоу көтелә

Сез әлегә кадәр гаиләгез белән тау шуар өчен, шулай ук кышкы чишмә буена төшеп, андагы матурлыкка сокланыр өчен вакыт тапмаган булсагыз, күңелегезне төшермәгез, моның өчен нәкъ менә вакыты килеп җитте. Хөрмәтле дуслар, туганнар, авылдашлар! Барыгызны да 4-нче гыйнвар көнне Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылының Галәүләр чишмәсе буенда узачак -...



Программада: төрле уеннар, бәйгеләр, кызыклы призлар, матур жырлар, дәртле биюләр, авылыбыз талантлары! Иң кече һәм иң өлкән яшьтәге чана шуучыларны бүләк көтә. Тау битендә пылау, пилмән, чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә булдырылачак.

Карлы аланда биеп-җырлап рәхәтләнеп күңел ачабыз дигән ният белән килегез. Яхшы кәеф дулкынында булыгыз! Килми калмагыз! Бергәләп бик тә кызык һәм күңелле була ул.

Кышның саф һавасы тәннәргә сихәт, күңелләргә шатлык өстәсен!

Миләүшә Пчелкина.


Нет комментариев