Балык Бистәсе районында зәңгәр күлле күгәрчен
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районында зәңгәр күлле күгәрчен

Күгәрчен авылы җирлегенә Зәңгәр күл авылы да керә, аралары өч чакрым ераклыкта гына урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин безне Зәңгәр Күлгә барып килергә бик кыстады: - Күгәрчен белән Зәңгәр Күл гомергә бергә яшәгән, бер авыл җирлеге булган. Ике авыл арасында узган ел Ял паркы төзедек, шуны карап китегез, миллион...

Күгәрчен авылы җирлегенә Зәңгәр күл авылы да керә, аралары өч чакрым ераклыкта гына урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин безне Зәңгәр Күлгә барып килергә бик кыстады:

- Күгәрчен белән Зәңгәр Күл гомергә бергә яшәгән, бер авыл җирлеге булган. Ике авыл арасында узган ел Ял паркы төзедек, шуны карап китегез, миллион сумнан артыкка басты ул. Зәңгәр Күл кечкенә авыл булса да, анда өч фермер гына бар, - диде.

30-16

30-12

Күгәрчен белән Зәңгәр Күл авыллары арасындагы Ял паркы, чынлап та, җирле халык өчен менә дигән ял итү урыны икән! Машиналар кую өчен махсус мәйдан да ясаганнар. Шәһәр паркларыннан бер дә калышмый. Тирә-ягын чыршылар уратып алган җәяүлеләр аллеясы, ашап-эчеп утыру өчен «бура йорт» һ.б. Миңа исә гүзәл чишмә ошады: махсус ясалган буага ага ул. Шул рәвешле авыл башында күл барлыкка килгән. Зәңгәр күлнең икенче башында тагын бер күл бар икән.

Кызганыч, кайчандыр гөрләп торган Зәңгәр Күл бүген ничектер бушап калган төсле. Кечкенә кибеттән кала биредә бер социаль объект та юк. Балалар Күгәрчен урта мәктәбенә йөри, гомумән, нәрсә булса да, җирле халык күрше авылга бара.

30-13

Менә шуңа да күгәрченлеләр зәңгәр күлләрне якын итеп, авылдаш дәрәҗәсендә күрә икән.

Зәңгәр Күлдә эш юк, хәтта фермалар да беткән. Әле ярый авылда тырыш ир-атлар табылган: өч гаилә аерым фермер булып оешкан. Аларның төзек, яңа фермалары, зур йортлары әллә кайдан күренеп, авылның исән икәнлегенә ишарә ясый сыман. Без Зәйнуллиннар хуҗалыгына тукталдык. Хуҗа кеше, Айрат абый өйдә юк иде, хәер, шулай булачагын алдан белдем дә, чәчү вакыты бит.

30-18

- Гаилә фермасы төзү өчен узган ел дәүләттән, Грант нигезендә, 1 миллион 300 мең сум акча алдык, - дип хуҗалыклары белән таныштырып чыкты Тәгъзимә апа Зәйнуллина. - Айрат җир эшкәртү белән күптәннән шөгыльләнә, 200 гектар сөрү җире бар. Колхоз җирләрен дә арендага алды. Аннан күп итеп мал асрыйсы да килде. Яңа фермада бер ел үгезләр тоттык, аларны иткә суеп озаткач, 37 баш тана алып кайттык. Бер елдан, Алла боерса, алар савым сыеры булачак. Бүген үгез асрау файдалы түгел, иткә бәя түбән. Ә менә сыер үз-үзен аклый, сөткә бәя артты бит.

30-17

Зәйнуллиннар гаиләдә җиде кеше. Айрат абый төп нигездә калган, әти-әнисе Фоат абый белән Фатыйма апа һәм өч балалары яши биредә. Җитмеш дистәне тутырсалар да, әби белән бабай да маллар караша икән, балаларны әйткән дә юк.

30-7

- Безнең гаиләдә бер кеше дә эшсез утырмый,-дип елмайды Фоат абый. - Хәлдән килгәнчә без дә булышырга тырышабыз. Эшләсәң картлыкка бирешмисең ул.

Зәйнуллиннар эшкә ике авылдашларын да чакырганнар. Киләчәккә тагын да зураеп, ныклы фермер хуҗалык төзәргә ниятлиләр.

30-10

… Халык телендә «мең душлы» дип аталган Күгәрчен бүген дә җисеменә туры килә, шунысы сөендерде. Ә Зәңгәр Күлнең уңган ир-егетләре соклану уятты. Әйе, авылларны бары тик Зәйнуллин Айрат кебек кешеләр генә саклап кала аладыр.

P.S. Соңыннан Фәния апа Шакирова безне ит бәлеше ашарга үзләренә чакырды. «Безнең якта яраткан, хөрмәт иткән кунакларны бәлеш ашатмый җибәрмиләр», - диде. Пушкинга ияреп: «Без дә анда булдык, бәлеш ашадык, чәй эчтек, аздан гына телне йотмадык», - диясе килде.

30-6

http://protatarstan.ru

Автор: Руфия Фазылова / Фотограф: Ната Смирнова


Нет комментариев