Аның тормышы Ватанга хезмәт итү, идеалларына, карашларына тугырылык мисалы булып тора.
Петр Иванович Басаркин хезмәт юлын 1957 елда Казан шәһәрендәге 16 заводта слесарь булып башлый. 1962 елдан ул комсомол-партия эшендә. ВЛКСМ район комитетының инструкторы, соңрак "Ленинская искра", "Рассвет" колхозларының партия оешмасы секретаре була.
Горький югары партия мәктәбен тәмамлагач "Гигант" колхозын җитәкли. 1974 елда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Балык Бистәсе район комитетының икенче секретаре булып сайлана. 1980 елның гыйнвареннан 1990 елның апреленә кадәр Балык бистәсе районы халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкара. 1991елдан 2007 елга кадәр Россия Саклык банкының җитәкчесе, җитәкче урынбасары булып эшли.
Аның җитәкчелегендә җирле Советларның эш ысулларын, формаларын камилләштерү, авылларның иктисадый, социаль үсешендә аларның ролен арттыру, җитештерү һәм хезмәт дисциплинасын күтәрү буенча зур эш башкарылды. Районда халыкка сәүдә, медиөина, мәдәни-көнкүреш хезмәте күрсәтү планлы рәвештә камилләште. П.И. Басаркин бигрәк тә Советларның оештыру-масса эше стилен, ысулларын яхшыртуга, яңа йолаларны, традицияләрне кертүгә зур игътибар бирде.
Партия, хуҗалык органнарында күпеллык нәтиҗәле хезмәте, җәмәгат тормышында актив катнашканы өчен ул КПСС өлкә комитетының һәм ТАССР Министрлар Советының Почет Грамотала
Нет комментариев