Зур Мәшләк авылында «Каз өмәсе»ндә булып кайттык
Авыл хуҗалыгы

Зур Мәшләк авылында «Каз өмәсе»ндә булып кайттык

Авзаловлар гаиләсе авылда эшчән, тырыш булуы өстенә, иҗади гаилә дә санала.

Азат оста гармунчы буларак тирә-юньгә танылган, күп төрле конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган егет. Ә тормыш иптәше Дания Зур Мәшләк авылы мәдәният йорты җитәкчесе, вакытлыча китапханәче булып та авылдашларына хезмәт күрсәтә. Сәнгатьне яратканнар җырсыз-моңсыз яши алыр идемени?! Һич юк! Шуңа күрә каз-үрдәкләрне шактый мул алып үстергән Афзаловлар быел да «Каз өмәсе» йоласын башлап җибәрделәр.

...Без эшнең нәкъ кызган чагына туры килдек. Ут күршеләребез - Мамадыш районының Югары Сөн авылыннан килгән “Сөн бизәкләре” халык фольклоры ансамбле үзешчәннәре җырлый-җырлый  каз мамыгын йолкый иделәр:

Каз канаты каурый-каурый, 
Хатлар язарга ярый…

Җыр көенә эш тә гөрләп бара. Уңган ханымнарның куллары-кулга йокмый. Берәүләр казның башын, тәпиләрен, канатларын кисеп алса, икенчеләр аны ишегалдындагы казанда кайнар суда пешекли. Һәм шуннан соң эшнең иң кызу өлеше - мамык йолкуга керешәләр. Үтүкләп эшләгәнгә караганда пешекләсәң эш тә тизрәк бара икән.

Фәрвәз Каюмова

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз


Нет комментариев