"Балык Бистәсе ВЗП"хуҗалыгы тракторчысы Фоат Мостафинның хезмәттәшләре арасында абруе зур.Ул аны тырыш хезмәте нәтиҗәсендә казанган.
-Иңендә 20 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган Фоатка күптән түгел генә яңа кайткан МТЗ-1221 тракторын тапшырган идек. Ышанычыбызны аклады. Быел кыр эшләрендә ул аеруча нәтиҗәле эшләде, - ди хуҗалыкның баш инженеры Рәҗәп Сафин. Егет бу көннәрдә хуҗалыкның Түбән Тегермәнлек авылы янәшәсендә урнашкан техника утарында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую, төзекләндерү эшләренең үзәгендә кайный. Аннан Фоат терлекчелекнең җаваплы участогына киләчәк. Кая гына билгеләмәсеннәр, ышанычны акларга омтылу аның тормыш принципы.
Идрис Аметов.
Нет комментариев