Уракта хәвеф - хәтәр булмасын дисәк
Урып-җыю чорында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан 1 августтан 1 сентябрьгә кадәр “2018 елгы урып-җыю чорында кыр эшләрен куркынычсыз башкару һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү турында” айлык игълан ителде.
Беренче чиратта урып-жыюда катнашучы комбайннарның, тракторларның, ашлык эшкәртү машиналарының техник торышын даими тикшерү таләп ителә. Аеруча чылбырлы, каешлы, карданлы тапшыргычларның саклагыч кожухларының, очкын сүндергечләрнең, яктырту приборларының төзеклеген тәэмин итү мөһим. Авыл хуҗалыгы машиналары янгын сүндергеч, көрәк, комлы ящик, медицина аптечкасы белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Техниканы махсус билгеләнгән урыннардан тыш саклау, пассажирлар йөртү өчен җиһазландырылмаган транспорт чараларына кешеләр утырту тыела.
Урак-транспорт комплексында катнашучылар медицина тикшерүе узган булырга тиеш, хезмәтне саклау буенча чираттан тыш инструктаж уздыру да зыянга булмас. Хезмәтчәннәрне махсус кием, саклану чаралары белән тәэмин итү зарур.
Тиешле таныклыклары булмаган затларга техника белән идарә итүне тапшырырга ярамый. Унсигез яше тулмаган үсмерләрне авыр, зарарлы, куркыныч шартлардагы эшләргә тарту катгый тыела.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге ирекле янгын формированиеләренең тәүлек әйләнәсе дежурлыгын оештыру таләп ителә. Урманнарга, торф ятмаларына якын басуларның кырыйларын кимендә 4 метр киңлектәге полоса белән сукалап куярга кирәк. Су кудыру башнялары янгын техникасы белән су алу җайланмалары белән җиһазландырылган, буаларга, ясалма су саклагычларга төшү урыннары тәртипкә китерелгән булырга тиеш.
4 августта хуҗалыкларда бердәм “Хезмәтне саклау көне” уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа