Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Соңыннан терсәкне тешләмәс өчен

Хәзер элеккеге еллардагы кебек бозау эзләп аптырыйсы юк. Җаның теләгәнен өеңә китереп бирәләр. Нәкь менә шуннан соң күпләрдә проблемалар башлана да инде.

Бозау чиргә сабыша, яә булмаса ул кинәт үлеп китә. Мондый аянычлы хәлгә юлыгучыларга нишләргә соң? Дәүләт ветеринария инспекторы Рөстәм Шамкин киңәшенә колак салсагыз һич үкенмәссез:
-Товар алганда уйлап эш итү кирәк. Авыл кешеләренә малны алганчы ветеринария табиблары белән киңәшләшүнең зыяны юк. Сатуга чыккан терлекләр һәм кош-кортлар, гадәттә махсус катнаш азык белән тукланалар. Безнең шартларга алар еш кына бик авыр яраклашалар, күпләп авырый башлыйлар, үлем очрагы да булгалый билгеле. Соңгы вакытларда районыбызга безнең шартларга күнекмәгән чит, ят терлекләрне күпләп кайтару очраклары ешаеп китте. Аяныч хәлгә калмас өчен терлек яки кош-корт сатып алганда аларның сау-сәламәт булуларын раслаучы документ-ветеринария белешмәсен сорарга онытмагыз. Мондый документы булмаса алырга ашыкмагыз.Чөнки, дәвалау өчен бик күп вакытыгыз һәм акчагыз әрәм булуы мөмкин.
Сүз уңаеннан, үз хуҗалыгында үстерелгән терлек итен шәһәргә алып баручыларга бер-ике сүз әйтү дә урынлы булыр. Терлекнең үз хуҗалыгыңда үстерелгәнлеген раслаучы җирле үзидарә һәм ветеринария белешмәләре алу кирәк. Сөт продуктына килгәндә аның айга бер мәртәбә ветеринария тикшерүе үткәрелүенә белешмә булуы һәм продуктның бер мәртәбә кулланыла торган савытларга тутырылуы шарт. Бу таләпләрне үтәмәүчеләрне җитди җаваплылык көтүен искәртү дә урынлы булыр.
Идрис Аметов язып алды.
Фото: http://dok.znaimo.com.ua/pars_docs/refs/33/32696/img6.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр