Районыбызның "Солтан" агрофирмасы елның-елында бәрәңгедән югары уңыш алуы белән сөендерә.
Быел да алар аны 200 гектар мәйданда үстерделәр. әйтүләренә караганда уңышы да югары булган. Бигрәк тә "тамчылап сугарулы" 100 гектар мәйданда үстерелгән "Моделина" сортлы бәрәңгенең һәр гектарыннан 450 центнер уңыш җыеп алганнар. Хәзер солтанлылар аны Мәскәү, Санкт-Петербург якларына төяп озатырга әзерлиләр.
Фото: http://06.img.avito.st/1280x960/1585518906.jpg
Нет комментариев