Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Шәһәр кызы - Балык Бистәсенең алдынгы савымчы

"Кулон-Агро" хуҗалыгының терлекчелек комплексында булганда безне шәһәр жирендә үскән, бүгенге көндә хуҗалыкның яшь савым остасы Гөлназ Шәфыйкова белән таныштырдылар.

Үзе ул Түбән Кама шәһәрендә туып үскән. Безнең якларга Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач килеп төпләнгән. Гаиләләрендә әтисе, бабасы урманчылар династиясеннән булганга, аларның данлы эшләрен дәвам итү ниятеннән укырга кергән. Дипломлы белгечне районыбызның Шомбыт урманчылыгына эшкә чакырганнар. Шунда хезмәт куйганда тормышка чыккан. Берничә ел элек эш урыны кыскартылгач, төбәктә яңа терлекчелек комплексына эшкә килә. Шәхси хуҗалыкларында сыер асрагач, биредә савымчы буларак эш башлавы аңа әллә ни кыен булмый. Үз сүзләре белән әйткәндәй, "малкайларының телен аңлый белүе" эшендә бер этәргеч булган. Бүген кул астында булган 61 савым сыерының һәрберсенә йомшак, назлы сүзләр әйтеп исемнәре белән генә эндәшә. Шуңа, билгеле инде, үзләре дә аңа яхшылык белән җавап кайтаралар. Яшь савымчы алардан уртача тәүлегенә 16-17 килограмм сөт савып алуга ирешә.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев