Районыбызның иң эре инвесторларыннан исәпләнгән "Кулон-Агро" җәмгыятендә бүгенге көнгә инде барлык төр техниканы кышкы саклауга куйганнар.
Быел да биредә агрегат, җайланмаларны төзекләндерүгә бай тәҗрибәле механизаторларны билгеләгәннәр. Каз. Чаллы авылыннан килеп эшләүче тракторчылар Валентин Тарасов белән Иван Храмов бу көннәрдә хуҗалык остаханәсендә тырмаларны сафка бастыруга алынганнар. Иңнәрендә 30 елдан артык тракторчы тәҗрибәсе булган Иван биредә куәтле "Нью-Холд" чит ил тракторын иярләсә, хезмәттәше Валентин МТЗ-1221 тракторында хезмәт куя. Яз башыннан тәмам көзгә кергәнче алар җир эшкәртеп чәчү чәчеп югары хезмәт күрсәткечләренә ирешәләр, смена нормаларын һәрвакыт арттырып үтиләр. Районыбызның барлык авыл җирлекләренә сибелеп урнашкан 6700 гектардан артык мәйданда туңга сөрүне уңышлы төстә тәмамлауда да бу егетләрнең хезмәт өлеше быел күләмле булган. Аларга бу эштә тимерче Ринат Шәрәфиев булышлык күрсәтә. Төзекләндерү эшен егетләр уңышлы төстә башлап җибәргәннәр. Һәр тырманың нык ашалган тешләрен алыштыралар, күбесен тимерче кыздырып очларын яңартып гомерләрен озынайтып бирә. Алар елның-елында бер меңнән артык тырма тешләрен яңага алыштыралар. Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр хуҗалыкта булган 400 дән артык тырманы тулысынча сафка бастырырырга исәп итәләр.Хуҗалыкның баш механигы Илназ Әхмәдуллин сүзләренә караганда, бүген биредә барлык тәҗрибәле тракторчыларны әнә шулай җаваплы участокларга билгеләнгәннәр. Әнә, хуҗалык уңганнары Ринат Хисаметдинов белән Илшат Нәҗмиев күрше бүлмәдә генә культиваторларны төзекләндерүгә алынганнар. Алар аны тулысынча сүтеп, яңартып, майлап җыялар икән. Бу егетләр өлешенә эшнең шактый зур күләмлесе тигән, 14 культиватордан тыш башка күп төрле тагылма агрегатларны сафка бастыруда да актив катнашачаклар. Җитәкчелек тарафыннан бөтен уңай шартлар булдырылган. Бина эчендә якты, җылы булганлыктан механизаторлар җиңелчә өс киеменнән генә эшлиләр. Шуңадыр эшләре дә бик көйле бара.
Идрис Аметов.
Нет комментариев