Сабантуй бәйрәме алдыннан Күгәрчен авылында зур күңелле вакыйга булды.
Биредә республика программасы нигезендә сафка бастырылган яңа ,эш өчен зур мөмкинлекләре булган участок ветеринария пункты калкып чыкты. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илһам Валеев белән республика баш ветеринария идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Нияз Дәүләтханов катнаштылар.
Идрис Аметов.
сабантуй# бәйрәм# ветеринария пункты
Нет комментариев