Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 1526,1 мең тонна татлы тамыр китерелгән.
Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 1526,1 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә - 854,1 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә - 457,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә - 214,2 мең тонна, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Предприятиеләрдә тәүлеккә уртача 9,6 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртүгә әзерләнә.
Шикәр заводларында барысы 1177,5 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 172,5 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы - 14,4 процент.
«Зәй шикәре» ААҖендә 99,6 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә - 50,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә - 21,9 мең тонна.
Нет комментариев