Районыбызда урып-жыю эшләре дәвам итә.
Районыбызда урып-жыю эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, көзге культураларның 85 проценты җыеп алынган инде. Бүгенге көнгә 8000 гектар мәйданнардан 20000 тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарга 25 центнерны тәшкил итә.
“Кама-Агро”, “Зюзино”, “Урахча”, ”Масловский” җәмгыятьләре, Галәветдинов, Назимов фермер хуҗалыклары көзге культураларны тулысынча җыеп алганнар инде. “Солтан”, “Кулон-Агро” ,“ВЗП Балык Бистәсе” хуҗалыкларында да эш соңгы гектарларда бара.
Узган атнада районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов булып китте. Ул авыл хуҗалыгы идарәсе, башкарма комитет белгечләре белән уздырылган киңәшмәдә урак стратегиясенә, бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу мәсьәләләренә тукталды. Аннары министр урынбасары район хуҗалыкларының басуларында булып игенче-механизаторлар белән аралашты. Суктырганда югалтуларга юл куючыларны шелтәләде, комбайннарны тиешенчә көйләүне таләп итте.
Районыбыз игенчеләре алдында сабан культуралары өлгерүгә аларны кыска срокларда җыеп алу, 15 августтан да соңга калмыйча көзге культураларны чәчү, күпьеллык үләннәрнең икенче чабымын җыю бурычы тора. Бу мөһим эшләрне чиратка куймыйча башкарып чыгу өчен эшче көчләрне, техник мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану сорала.
фотоagronews.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа