Районда сөт җитештерүчеләргә ике айга - 10 миллион
Авыл хуҗалыгы

Районда сөт җитештерүчеләргә ике айга - 10 миллион

Районда сөт җитештерү белән шөгыльләнүче 22 хуҗалык һәм фермерларга бу елның ике ае өчен Рәсәй һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан 10 миллион сум субсидия акчасы биреләчәк.

Рәсәй хөкүмәте аны быел ике айда хәзерләүчеләргә сатылган һәр килограмм сөткә 4 сум 16 тиен исәбеннән 7 миллион 356 мең сум күләмендә бирә. Калган акча республика хөкүмәте өлешенә туры киләчәк.

Фотосы: www.glavny.tv


сөт җитештерү 10 миллион

Нет комментариев