Бу атна башларында районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю эшләре барышы белән якыннан танышу ниятеннән ТР авыл хуҗалыгы профсоюзлары җитәкчесе Фәридә Гарифуллина эш визиты белән булып китте. Аны республикабызда нәшер ителә торган "Земля землица" газетасы җурналисты Людмила Карташова озатып йөрде.
Очрашуны алар республикабызда алдынгылар рәтендә баручы "Логос" хуҗалыгы кырларыннан башлап җибәрделәр. Шумкова авылы янәшәсендәге 300 гектарлы арпа җирендә әлеге хуҗалыкның 6 комбайны ашлык суктыралар. Һәрвакыттагыча күпеллардан бирле дәвам иткән матур гадәт буенча игенчеләрнең бер минутта сөйләшеп торырга вакытлары юк. Биредә дә без басу башында күренгән, бүгенгесе көнне урак батыры исемен йөрткән Петр Шербаков экипаҗын көткән арада янәшәдә генә бункерыннан ашлык бушатучы әлеге игенченең улы Александр белән әңгәмә корырга булдык. Егет дистә ел инде әтисе янәшәсендә уракта катнаша. Быел әтисе яңа Лексион комбайнына утыргач элек эшләгәнен улына тапшырганнар. Иң куанычлысы һәр ике техника да өзеклекләргә юл куймыйча көйле эшлиләр. Петр инде 2700 тонна ашлык суктырып аалырга өлгергән. Аның аягына басып диярлек узган елларда кыр батыры булып танылган Әгзам Хисмәтов экипаҗы килә. Улда монда Петр кебек улы, студент Булат белән ашлык суктыра. Петр Шербаков килеп җиткәч без аның белән әңгәмә корган арада эшен ярдәмчесе дәвам иттерде. Егетләрнең эшкә йөрәкләре җилпенеп тора.Бер минутны да бушка үткәрәселәре килми егетләрнең. Беренчедән, булган уңышны югалтуларсыз җыеп аласылары килә, аннары хезмәткә түләү дә бик яхшы диләр алар. Һәр бер мең тонна суктырылган икмәк өчен өстәмә түләү каралган. Гомумән игенчеләр барыннан да канәгать.
Республикабыз кунагы игенчеләр белән би озаклап эш барышы, тормыш- көнкүреш хәллре турында кызыксынды. Мәркәзебез Казаннан буш кул белән килмәгән икән бит ул. Һәр ике комбайнчыга эштә олы уңышлар теләп үзенең истәлекле бүләкләрен тапшырды.
"Азык төлек корпорациясе"нең Балыклы Чүкәй авылы янындагы арпа кырында да хуҗалыкның бер дигән игенчеләре Рәфис Әхмәтҗанов, Фәнис Мөхәммәтрәхимов, Марс Шәмсевәлиев эшләреннән канәгат калдылар кунаклар. Ун көннәр элек Рәфискә атна йомгаклары буенча район башлыгының акчалата бүләген тапшырганда ул барысы өчер рәхмәт белбереп миңа кондеционерлы комбайн бирсәгез яхшырак булыр иде дигәне хәтердә калган. Теләге кабул булган бит әй. Яңа кайткан Акрос ны аңа тапшырып ялгышмаганнар җитәкчеләр. Бу юлы да Республика кунагы бу игенчеләргә үз бүләкләрен калдырды. Шулай ук районыбызның чик буенда Шәмсетдинов кебек хезмәт сөючән фермерның уңган игенчеләреАлексей Михаилов, Юрий Күгәрченов, Хәлим Нәкипов тә профсоюзларның республика җитәкчесе кулыннан бүләк алдылар.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.
Нет комментариев