"Масловский”лар саллы уңышлар белән сөендерә
Авыл хуҗалыгы

"Масловский”лар саллы уңышлар белән сөендерә

"Масловский" җәмгыяте хезмәтчәннәренең уңышларын гадәти итеп күрергә ияләшеп беттек бугай инде.

Ә алар исә, элеккеге партия заманнары шигарендә һаман саен биегерәк үрләр яуларга омтылалар һәм максатларына ирешәләр дә.

Әнә, соңгы көннәрнең саннарына күз салып алыйк әле: сезон башыннан 12 тонна җиләк сатканнар, 1100 тонна печән, 2100 тонна сенаж запасы туплаганнар.Азык әзерләү әле дә дәвам итә. Быел күпьеллык үләннең мәйданнарын 800 гектарга җиткергәннәр һәм алар аны 5 ел саен яңартып торалар. Мул уңыш гарантияләү - аларның юнәлешле эш стиле.

Фотосы: zoo-farm.ru


Нет комментариев