Масловкалылар быел да рекордка бара
Авыл хуҗалыгы

Масловкалылар быел да рекордка бара

Без килгәндә 486 гектар мәйданны биләгән сабан бодаеның соңгы 80 гектарлы участогында кызу эш кайный иде. Бер-бер артлы килгән "Дон" комбайннары биек, куе булып үскән игеннәрне турыдан-туры суктырырга чыкканнар.

Көннәрнең коры, явымсыз торуы башакларның тиз өлгерүенә китергән. Иңендә 30 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган кыр технологы Рәҗәп Бикчәнтәев көн озын кырдан, комбайнчылар яныннан кайтып керми. "Яз башыннан куелган киеренке хезмәтнең нәтиҗәсе сөенечле булгач һәркемгә дә эшләве күңелле шул", - ди ул. Биредә сабан бодаеның һәр гектарыннан уртача 44 центнер уңыш чыга. Урыны белән 46 центнерга җитә. Моның шулай икәненә комбайннарның хәрәкәт итүләреннән чыгып та бик җиңел чамаларга мөмкин. Кыр кораблары бер әйләнеш ясарга өлгермиләр, инде дүрт тонна сыешлы комбайн бункеры шыплап тулып та җитә. Яшь игенче Алмаз Йосыпов 11 яшеннән унбиш елга якын әтисе янәшәсендә комбайчы ярдәмчесе булып эшләгән, ә быел тәвәкәлләп штурвал артына үзе утырган. Әтисе, танылган игенче Габделхәй агай улы янәшәсендә киңәшче буларак катнаша. Урып-җыю башыннан алар 1357 тонна ашлык суктырып алганнар. Комбайн бункерыннан төяп озатылган шактый эре, чүпсез бөртекләрне ындыр табагында өстәмә чыгымнар тотып чистартасы, киптерәсе дә юк.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Нет комментариев