Малчы мал карар, балчы бал карар
Авыл хуҗалыгы

Малчы мал карар, балчы бал карар

Июль, август айларында умартачылар бал алу өчен умарталарын ача башладылар.

Кортлар бик бердәм, эшчән. Кояш чыкканнан алып баеганчыга кадәр бер дә тик тормыйлар. Әгәр аларның кереп ояларын актара башласаң, алар дәррәү сиңа ябыша, берсе дә читтә калмый, качып китми, үлемнән курыкмый. Кешеләр дә алардан үрнәк алып яшәргә тиеш. Бал кортлары үзләре кебек эшчән, чиста-пөхтә кешеләрне ярата. Хезмәте дә җиңел түгел, ел буе күп эшләргә кирәк. Районда да бу шөгыль киң колач җәйгән. Һәр авылда диярлек берничә умартачы бар. Балык Бистәсе умартачылыгы буенча дәүләт инспекторы Марсел Нуриев белән дә сөйләшеп алырга булдым. "Районда ничә умартачы һәм ничә баш умарта бар?"-дигән сорауны бирдем.

-Май ае мәгълүматлары буенча районда 275 пасика исәпләнә. Шуларда 5050 умарта бар. Шуның 680 авыл хуҗалыгы оешмаларына туры килә. Урман ярдәмчел хуҗалыгында 4300 булса, ИП ларда 70 умарта бар.

Гөлназ Зарипова.

Тулырак язманы гәҗитебездән укыгыз.

Фотосы: blog.web-worlds.net


бал кортлары умартачы

Нет комментариев