Кыр эшләре батыры Рәмзил Вәлиевка тиңнәр юк
Язгы кыр эшләре игенче өчен иң җаваплы чор булып исәпләнә.
Бу эшне районыбызда беренче булып башлаган “Кама-Агро” хуҗалыгы игенчеләре нәтиҗәле хезмәт куялар. Җитәкчеләрне киеренке эшләреннән бүлмәс өчен без техника утарын читләтеп кырга юл тоттык. Корноухово авылы юнәлешенә барганда юл буенда эшне башларга әзерләнеп йөрүче олы «К-742М» тракторы янына тукталырга булдык. Хуҗалык идарәчесе Марат Мингалиев белән баш агроном Газиз Ханов безне ачык йөз белән каршы алдылар. Җитәкчеләре, бик вакытлы килдегез, бу механизаторыбызны газета битендә чыгаруыгызны сорап үзем сезгә мөрәҗәгать итәргә уйлап йөри идем, дип тракторчы егет белән таныштырды.
Марат Мингалиевнең сүзләренә караганда, чәчү алдынгысы Рәмзил Вәлиев кыр эшләре башыннан инде 1800 гектар мәйданда чәчеп, 2000 гектардан артык җирне тырмаларга өлгергән. Биредә ул безгә “Кировец” тракторы белән җир әзерләп арпа чәчәргә планлаштыруы турында сөйләде. Бирдебәк авылында туып үсеп, Агротехникум тәмамлаган бу егет, Казан шәһәрендә яхшы эшкә урнашкан, шунда төпләнергә уйлап гаилә корып җибәргән. Әмма, җирле инвесторыбыз Раил Бариев хезмәт сөючән бу егетне эзләп табып, аны районыбызга кайтырга күндергән.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа