Кыр эшләре башланды инде
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре башланды инде

Шәмсетдинов фермерлык хуҗалыгы быел районыбызда беренчеләрдән булып көзге уҗымнарны тукландыруга кереште.

Хуҗалык уңганы Рәүф Фәзлыйәхмәтов кыска гына вакыт эчендә "Туман" агрегаты белән 350 гектар мәйданда көзге арыш басуын өстәмә тукландыруны төгәлләде. Кырга ашлама ташып, төяп тору да Нурислам Гатауллин нәтиҗәле эшләде. Якын көннәрдә алар тагын 500 гектар мәйданны биләгән күпеллык үлән җирен тукландырырга исәп итәләр.

Нет комментариев