Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Көзге ярминкә бай булды

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган көзге ярминкә товарларга бай булуы белән аерылып торды.

Бу көнне район мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданчыкта бик күпләрне очратырга мөмкин иде. Чөнки, районыбызның әйдәүче фермерлары Ильмир Габдриев, Айрат Зәйнуллин, Владимир Талаков һәм Булат Хисмәтов та үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продуктларын бик теләп районыбыз халкына төяп алып килгән иделәр. Әлбәттә, гадәттәгечә мондый әһәмиятле чаралардан районыбыз шәхси хуҗалыклары белән мәктәпләр дә  читтә калмадылар.

Райондашларыбыз бу көнне бик рәхәтләнеп үзләренә кыш чыгарга җитәрлек күләмдә бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, хәтта терлек азыгы запасын мулдан сайлап алдылар. Мөгаен, берәү дә буш кул белән кайтмаганнардыр өйләренә. Барча халык бик тырышып товар сайлап йөргән бер мәлдә ерак авылларның берсеннән килгән күптәнге танышымны очраттым. Ул быел 6 чиләк бәрәңге утыртып 5 чиләк уңыш җыюына борчылуын белдергән иде. Йөри торгач  берничә капчык яхшы, эре бәрәңге һәм кайсыдыр бер мәктәп коллективы үстергән бер капчык суган сатып алуын күрдем. Әлбәттә, инде үзе дә районыбыз халкы өчен мондый көзге ярминкә оештыруларына җитәкчеләребезгә бик рәхмәтле булуын белдереп хушлашты.

Нәкъ шуны раслагандай район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Динар Сөләйманов бәйрәм ярминкәсендә бик күп фермерларыбыз һәм дистәләгән шәхси хуҗалыкларның актив катнашуы хакында үз фикерләре белән уртаклашты. Иң куанычлысы, әле берничә ел элек кенә үз эшчәнлеген башлап җибәргән фермер Булат Хисмәтов үзенең тормыш иптәше Инзилә һәм әле бәләкәй кызчыгы белән үзенең фермасында савып алынган сөттән каймак, эремчек, тура, катык кебек биш-алты төрле сихәтле һәм экологик яктан чиста продуктлар җитештереп алып килеп райондашларыбызга тәкъдим иттеләр. Тигез рәткә тезелеп киткән дистәләгән мәктәпләрнең сәүдә нокталары арасында Агротехникумның товарларын алырга теләүчеләр дә  күп булды бу көнне.

Элек-электән килгән күркәм гадәт буенча алар биредә бу юлы халыкка ашлык, яшелчәдән тыш дистәгә якын төрдә кечкенә пыяла банкаларда күп төрле консервланган яшелчә, җиләк-җимеш продуктларын алып килгән иделәр. Халыкка сайлап алырлык нәрсәләр күп булды биредә быел. Соңгы елларда сирәк күренә торган товарны Югары Тегермәнлек авылыннан Илгиз Маннанов белән Бәткедән Рафаэль Әхмәдиев алып килгән иделәр. Илгиз бер дигән яхшы сортлы, һәркайсы диярлек бер тигез зурлыктагы бәрәңге орлыклары,  Рафаэль үз шәхси хуҗалыгында үстерелгән берсеннән-берсе эре сарымсак һәм кура җиләге үсентеләре белән сату иттеләр. Кыскасы, биредә озын кышка җитәрлек продукция запасын бик күп тупладылар райондашларыбыз. Арада, мөгаен, канәгатьсезлек белдерүчеләр булмагандыр. Әллә шуңа инде бистәлеләрдән мондый ярминкәләр ешрак оештырылсын иде, дигән теләкләрне күп ишетергә туры килде. 
 

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса