Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Котлы Бөкәш фермерын Бельгиядә дә беләләр

Рафаэль Шәфыйков крестьян-фермерлык хуҗалыгы нәтиҗәле эшли

Районыбызда илледән артык крестьян-фермерлык хуҗалыклары исәпләнсә дә, чит илгә товарын сатучылар күп түгел.

Үз вакытында колхоз-совхозлар бөлгенлеккә чыгып, алар урынына,  заманча яшәү нияте белән фермерлар барлыкка килә башлады. Бүгенге сәхифәдә без укучыларыбызны шулар арасында күпләргә үрнәк булырлык, исемен республикабызда гына түгел, ил күләмендә мактап искә алырлык өметле хуҗалык белән таныштырасыбыз килә.
Котлы Бөкәш зонасында беренчеләрдән булып үзенең «Марат» исемле фермерлык хуҗалыгын ачып җибәргән Рафаэль Шәфыйковның мөстәкыйль төстә эшли башлавына бу елда 25 ел тула.
   Ул Мәм. Каз.Чаллы авылында туып үскән һәм үз эшчәнлеген дә шунда ук җәелдергән. Күпләр кебек ул да күрше Тәб. Чаллы мәктәбенә йөреп 8 нче сыйныфны тәмамлаган һәм укырга чыгып киткән.  Әтисе Рафат абый гомере буена колхозда тракторда, әнисе Әзинәбикә апа сыер савучы булып хезмәт куйсалар да алар җиде балаларына да бер дигән яхшы, төпле тәрбия бирә белгәннәр. Гаиләдә алты кыз бала арасында үскән малай, билгеле инде, әтисе хезмәтен үз итеп шул нигездә төпләнә. Күрше авылның уңган кызы Рәмзия белән үз гаиләсен корып әтисенең данлы эшен дәвам иттерергә ниятли егет. Кечкенәдән барлык техника серләренә өйрәнү нияте аны Чистай авыл хуҗалыгы техникумына алып килә.  Аннан соң укуын Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам иттерә. Әнә шулай  барысына да үз көче, тырышлыгы белән ирешергә өйрәнә егет. Үз вакытында Котлы Бөкәш “Сельхозтехника”сы, аннан соң берничә ел дәвамында колхозда баш инженер вазыйфаларын башкаруының да йогынтысы зур була.  Кыюлыгы, тәвәккәллегенә чыннан да сокланырлык аның. Үз эшен башлаган көннәрдә җир эшкәртү максатыннан ярдәм сорап чит кеше каршысына йөрмәс өчен егет бер дигән йөреп торган «Жигули» машинасын сатып, таушалган иске «ДТ» тракторын алып кайтып эшли башлый. Беренче көненнән күңел биреп йөрүе нәтиҗәсендә елдан-ел авыл кешеләренең пай җирләре хисабына үз җир кишәрлеген үстереп киңәйтүгә ирешә. Кул астындагы җиреңне тәртиптә тотмасаң, тиешенчә эшкәртмәсәң  олы уңышка өмет итеп булмавын яхшы аңлый ул. 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса