Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Җиреңне эшкәрт, тик тотма, алайса...

Бүгенге көндә кайбер хуҗалар үзләренә бирелгән җир участокларының кайда икәнлеген дә белми. Ни өчен шулай? Бу хакта "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рафис Низамиев белән сөйләшеп алдык.

- Бу пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының материаль чыгымнар чыгармый гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыру нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер хуҗалар пай җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биреп тора, әмма тегеләре бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарта. Нәтиҗәдә, җир эшкәртелми, ташландык хәлгә килә.
Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш - җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу җирне эшкәртү туында уйлап та карамый. Мондый эшкәртелмичә яткан җир хуҗаларына административ җаваплылык каралганлыгын искәртәсе килә.

РФ Җир Кодексының 42 маддәсе җир пае хуҗаларыннан җирнең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын таләп итә. Шуңа күрә, әгәр җирне эшкәртергә, арендага бирергә яисә сатарга теләк булмаса, бу участоктан баш тарту отышлырак. Бүгенге көндә әлеге процедура җиңеләйтелгән. Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән җирдән баш тару турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестрга) тапшыру да җитә.


Зөлфия Шакирова

baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев