Эшкә бирсәң чын күңел...
Район үзәгендә генә түгел, бүген авыл җирендә яшәүчеләр арасында да сыер асрап көн күрүчеләр бармак белән санарлык кына.
Шушы көннәрдә генә терлекчелекне кәсеп итүчеләр хакында сүз чыккач Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Советында безгә Сабитовлар гаиләсен мактап телгә алдылар, алар белән очрашырга киңәш иттеләр. Район үзәгендә гомер кичереп әле Минвәли белән Равия Сабитоваларның күпләп тавык, каз, сарыклар һәм мөгезле эре терлек асрап яшәүләрен белми идем. Үз сүзләре белән әйткәндә, бу кәсепкә алар үз гаиләләре өчен, күңелгә ял өстәү ниятеннән чыгып алынганнар.
Күгәрчен авылында гади колхозчы гаиләсендә үскән Минвәли мәктәпне тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Әмма, республикада сугару белгечләре җитмәгәнлектән аларның төркеменнән 5 егетне сайлап алып Мәскәү гидротехника институтына укырга җибәрәләр. Ә укуын тәмамлагач ул Татарстан Республикасы мелиорация министрлыгы юлламасы белән Лаеш районына эшкә билгеләнә. Анда үзенә тиешле ике елын тутыргач егет районыбызның ПМК-7 оешмасына кайтып хезмәтен дәвам иттерә. Күрше төбәктә хезмәт куйганда ул үзенә гомерлек тормыш юлдашы Равиясен очратып гаилә корып җибәрәләр. Менә шуннан бирле алар бер-берсен күз карашыннан аңлап көйле, матур тормыш кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ә инде уллары белән кызына яхшы, төпле тәрбия бирү ниятеннән шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерәләр, кош-кортлар, маллар үрчетеп көн күрәләр. Минвәли әйткәндәй, алар уллары Илнур белән Илназга дөньяларын онытып уйнап йөрү мөмкинлеген чиклиләр. Ә кызлары Гөлназ вакытын әниләре янәшәсендә тормыш мәшәкатьләре белән мавыгып үткәрә. Шуңа аларның барысы да көннәрен яраткан хезмәттә һәм әлбәттә инде гаиләләре янәшәсендә үткәрәләр. Әти-әниләре төсле җәмгыятебез өчен файдалы, киеренке хезмәттә яши алар. Минвәли районыбыз хуҗалыкларында җирләрне сугару өлкәсендә 22 ел хезмәт куеп 31 буа төзеп тапшыруда башлап йөргән. Соңрак үз төзү оешмасы ачып район үзәгендә “Дельфин”спорт комплексы һәм полклиника төзеп файдалануга тапшырган. Бүген аның эшен улы дәвам иттерә. Әмма, алар без лаеклы ялда инде, дип тик утыруны белмиләр. Абзарларында дистәдән артык терлек, өч баш сыер, 25 баш сарыклар асрыйлар. Кош-кортларның да исәбенә чыгарлык түгел. Терлек асрау зур чыгымнар сорый торгандыр, дип сораган идем. Ансыз булмый инде, хәзер барысы да кыйммәт, дип җавап кайтарды гаилә башлыгы. Бераз уйланып торгач, хөкүмәткә рәхмәт, үз ярдәменнән ташламый, өч сыер өчен 18 мең сумнан артык дәүләт ярдәме ярап куйды, дип сөенече белән уртаклашты. Равия сыерны кул белән сава икән. Болай эшләгәч сөт әчеми, озак саклана, дип әңгәмәгә кушылды ул. Аннары, гомере буена санитария хезмәткәре булганга чисталыкны бик ярата ул. Сабитовлар менә шулай матур, җитеш тормышта гомер итәләр. Алар барыннан да бигрәк балалары, 12 сөекле оныкларының сау-сәламәт булулары өчен нык куаналар.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia