Эффектлылыкның башы-төгәл исәп
Авыл хуҗалыгы

Эффектлылыкның башы-төгәл исәп

Яңа Арыш авылының каршы яктагы тау итәгендә бик матур терлекчелек биналары тезелеп киткән. "Азык-төлек" корпорациясе директоры Рәис Гаффуров белән без шушы фермага юнәлдек.

Уң якта терлекчелек биналары аларның барысы да диярлек терлекләр белән тулы. Утарда маллар кырдан чабып кайтарылган яшел үлән белән тукланалар.
"Рацин" дәүләт унитар предприятиясе белгече Виктор Ефремов белән радиодан хәвефле яңалыклар Украина ваыкйгалары турында тыңлый-тыңлый без авылга килеп җиткәнне дә сизми калдык. Күз алдында гадәти авылның көндәлек тормышы һәркем үз эше белән мәшгуль. Бар дөньяда да менә шулай халык икмәк игеп, сөт, ит җитештереп, кулга корал алмыйча тыныч тормышта яшәсеннәр иде дә бит, юк шул. Әле тынычлыкка сусап гомер кичерүчеләр дә күп.
Ферма юлына асфальт җәелү, бу инде культура. Монда кеше дә үзен, башкача хис итә. Сөт блогы янында прицеп таккан автомашина сөт төяү белән мәшгуль иде. Бу эшне оператор Рашат Мингалеев барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп, намус белән башкара.
-Безнең Рашат тәҗрибәле хезмәткәр. Үз эшен җиренә җиткереп үти. Эшкә соңга калганы юк. Эш урынын да тәртиптә тота,-ди директор.
Сөт блогында өстәл артында Роза Мөхәммәдиева читкә җибәрәсе сөтне һәм бозауларга эчертәсен исәпкә алып утыра. Ул 31 ел инде фермада хезмәт куя. Производствода менә шундый төгәл исәп-хисап булганда эштә соңгы нәтиҗә турында сөйләшергә мөмкин. Роза Мөхәммәдиеваның эш фронты шактый ким.
"Рацин" да исәп-хисапны яраталар. Шуңа һәр хуҗалыкта бу эшкә зур игътибар бирелә. Хәтта "Деловаль" чит ил фермасы җиһазларына да исәпләгечләр урнаштырганнар. Савымчылар арсында да бер-берсеннән калышмыйча, хезмәт куючылар күп. Фермадан бүгенгесе көнне хәзерләүчеләргә 7 тонна сөт озаталар. Аны башлыча югары сорт белән кабул итәләр. Рентабельность 17 процент тәшкил итә.
Ферма-хуҗалыкны туйдыручы. Яңа Арыш һәм иске Арыш авылларында 1860 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 460 ы савым сыерлары. Биредә яхшы нәселле таналарны читтән алырга тырышмыйлар. Үзләрендә тәрбияләп үстерү гадәткә кергән. Бүгенгесе көнне дә монда һәр кайсы 50 баштан торган таналардан ике төркем оештырылган. Аларын бай тәҗрибәле савымчылар Әлфия Хуҗина белән Финәүзия Гыйзәтуллина карый. Без таналар асрала торган яңа гына реконструкция үткәрелгән бинага кердек.
Элек монда савымчылар искечә эшли иделәр. Тар гына сукмактан атлар белән генә түгел хәтта җәяүлегә дә үтеп йөрү авыр иде. Савымчылар чиләкләр белән сөт ташыдылар. Хәзер күргәнегезчә бу бина заманча итеп үзгәртелеп корылды,- ди баш зоотехник Равил Вилданов. Фермада барысы да хезмәт кешесе өчен уңайлы итеп эшләнгән. Ә таналарны савырга өйрәтүе аеруча зур осталык сорый. Аннары бу эштә эшләүчеләрнең хезмәт хакы да югарырак.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Тимофей Троицкий
Автор фотосы.

терлекчелек биналары тезелеп киткән

Нет комментариев