Балык Бистәсе районының хуҗалыклар эшчәнлеге
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 11 аенда районыбыз хуҗалыклары барлыгы 15907 тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 98 процент), 1823 тонна ит (106 процент) житештергәннәр.
Сөт җитештерүдә “Кулон-Агро” җәмгыяте терлекчеләре алда бара. Биредә сөт җитештерү узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 113 процентны тәшкил итә. “Масловский” җәмгыяте (101 процент), “ВЗП Балык Бистәсе” (121 процент) хуҗалыгы да сөт җитештерүне узган елгы дәрәҗәдән арттыруга ирештеләр. Шул ук вакытта “Азык-төлек корпорациясе” (97 процент), “Бариев” (88 процент), “Караганов” (89 процент) хуҗалыклары сөт җитештерүнең кимүенә юл куйдылар.
Ит җитештерүдә “Караганов” (108 процент), “Григорьева” (127 процент), “ВЗП Балык Бистәсе” (186 процент) хуҗалыклары үсешкә ирештеләр. Ә “Зюзино” хуҗалыгы (96 процент), “Логос” (96 процент) узган елгы дәрәҗәдән киметтеләр.
1декабрьгә район хуҗалыкларында 14161 баш мөгезле эре терлек (узган елгы дәрәҗәгә карата 104 процент), шул исәптән 4450 сыер (102 процент) исәпләнә. “Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мөгезле эре терлекләр санын узган елның шушы чорына караганда 227, ”Масловский” җәмгыяте - 33, “ВЗП Балык Бистәсе” – 161 башка арттырдылар. Шул ук вакытта “Азык-төлек корпорациясе” терлекләрне – 126, “Логос” –167, “Зюзино” җәмгыяте 80 башка киметкәннәр.
Күрсәткечләре узган елдан ким булган хуҗалыклар ел ахырына кадәр бу аерманы бетерерләр дигән уй-теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа