Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк уңганы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау Грамотасына лаек булды
Кече Әшнәк авылының “Н. Закирова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы РӘИС ЙОСЫП улы МИННЕГАЛИЕВ авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше, күпъеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау Грамотасына лаек булды.
Әлеге зур бүләкне аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Миннегалиев тапшырды.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа