Балык Бистәсе районында машина-трактор паркы яңара
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районында машина-трактор паркы яңара

 Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләре һәм крестьян- фермер хуҗалыклары үзләренең машина-трактор паркларнын яңарталар. Иске техниканы яңа, заманча, ышанычлы, югары куәтле техникага алыштыралар.

 Бу агротехник чараларны оптималь срокларда башкарырга,хезмәт җитештерүчәнлекне күтәрергә, механизаторларның эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә әлбәттә.

-Агымдагы елның 5 аенда районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләре төрле маркадагы 14 трактор, 3 чит ил бөртекле ашлык комбайны һәм 2 прицеп алдылар,- диде безнең хәбәрчебезгә дәүләт техника күзәтчелегенең Балык Бистәсе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Линар Гыймаев.

 

Илгиз Җамалиев.

фото автордан.


Нет комментариев