Балык Бистәсе район хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куя башлады
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе район хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куя башлады

Район хуҗалыкларында кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларын техниканы ремонтлау сезонына әзерләү эшләре башланып китте.

 Бу мөһим эшкә  “Кулон-Агро”, “Кама-Агро”, “Зюзино”, “Масловский” хуҗалыкларында оешкан төстә керешкәннәр.

9-13 ноябрь көннәрендә  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы комиссиясе катнашында хуҗалыклар арасында техниканы кышкы саклауга кую, ремонт барышы буенча конкурслар уздырылачак. 60/40 программасы буенча алынган техниканың сакланышы аерым игътибар үзәгендә булачак.

 

 

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев