Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Көнне төнгә ялгап, ел әйләнәсе алны- ялны белмичә эшләп басу-кырларда ашлык үстергән игенчеләргә, өстәлләребезне ит-сөт белән тәэмин иткән терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәрбарчагызга барлык район халкы исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Быел игенче-механизаторларның уртак тырышлыгы белән бөртекле культуралардан югалтуларсыз, мул уңыш җыйнап алынды.
Бүгенге көннәрдә рапс, көнбагыш кебек техник кулҗтураларны урып- җыю бара, терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Терлекчелектә тотрыклы продукция алына, малларның баш санын берникадәр арттыруга ирештек. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез белән чын күңелдән горурланабыз. Бар гомерләрен туган җирләренә багышлаган җир кешеләре - ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез.
Язмышлары авыл хуҗалыгына бәйле барлык райондашларга, аларның гаиләләренә, якыннарына нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар телим.
Нет комментариев