Балык Бистәсе районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре бара
Елның-елындагыча язгы чәчүне быел да “Кама–Агро” хуҗалыгы игенчеләре башлап җибәрделәр.
Без килгәндә хуҗалыкның баш агрономы Газиз Ханов бай тәҗрибәле механизатор Рафаэль Галиев белән биредә бүген иң алдан өлгереп җиткән өч гектарлы участокка солылы виканы җир куенына иңдерергә хәстәрләнеп йөри иделәр. Биредә эшне тәмамлау белән алар янәшәдәге егерме гектарлы участокка ферма малларына ашату өчен солы чәчәргә планлаштыралар.
Менә шулай бу елның язгы чәчүенә камалылар зур хәстәрлек һәм күтәренке шат күңел белән керешеп, эшне зур оешканлык белән башлап та җибәрделәр. Без хуҗалык механизаторларына, хәерле сәгатьтә игенче, дип уңышлар теләп озатып калдык.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia