Балыкбистәлеләр кышлатуны уңышлы алып баралар
Районыбыз хуҗалыклары бу көннәрдә хәзерләүчеләргә 43 тонна сөт саталар.
Соңгы елларда районның эре хуҗалыклары белән беррәттән фермерларыбыз да савым сыерларының баш санын, сөт җитештерү күләмен арттыруга йөз тота башладылар. Әле узган елларда гына 220 килограм сөт саткан Караганов фермерлык хуҗалыгы, бүгенгесе көнне исә хәзерләүчеләргә бер тоннадан артык продукция озата башлады. Габитов, Габдриев хуҗалыклары үз эшчәнлекләрендә тотрыклы үсешкә ирешәләр. Районда быел сөт узган елдагыдан дүрт тоннага күбрәк җитештерелә . Газета укучыларыбызга түбәндә тәкьдим ителгән күрсәткечләрдә кемнең ничек эшләве яхшы күренә.
фотоАвтор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев