Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең фермерлык хуҗалыкларында эш гөрли

Гадәттә, кыр эшләренә район үзәге тирәсендәге хуҗалыклар беренче булып керешеп аны оптималь вакыт эчендә тәмамлыйлар.

Шуңа без дә районның баш белгечләре белән Анатыш авылының "Талаков" һәм Гремячканың "Маннанов " фермерлык хуҗалыкларында булып эшнең торышын күздән кичердек. Узган еллардан аермалы буларак икесендә дә бүгеннән үк кырга чыгарга әзер торулары күңелдә сөенеч уятты. " Талаков" мәсьәлән,иртә өлгергән участокларын тырмаларга районда беренче булып кереште.

Гремячкалыларның күмәк тырышлык белән техника утарында булган трактор, механизимнарны сафка бастырулары күренеп тора.Бүген дә биредә механизаторлар үз тракторларын һәм агрегатларны соңгы кат тикшереп көйләү белән мәшгуль иделәр. Аларның әйтүләренә караганда туфрак әзерләү, дым каплату һәм чәчү өчен барысы да әзер. Ашлык складында да кызу эш кайный. Ындыр табагы мөдире Нурия Пономарева кул астында эшләүче Илья Илларионов, Любов Маркелова, Михаил Дементьев булган чәчүлек орлыкларны калибрлау эшен сыйфатлы башкаралар. Баш агроном Гамбәрия Әмирова аларның хезмәтен югары бәяләде. Хуҗалыкта быел барлык чәчүлек орлык запасын яңартканнар икән. Планлаштырылган арпа, солы, бодай культураларыннан тыш биредә быел 300 гектарда комбагыш, 50 гектар мәйданда карабодай игәргә дә исәп итәләр. Язгы кыр эшләренә әзерлек быел узган елардагыдан күпкә яхшырак. Бу фикерне без өлкән игенчеләрдән ишеттек.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев