Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык - Бистәсенең “Кулон-Агро”хуҗалыгы тракторчысы Иван Храмов беренчеләр рәтендә

Быел табигать игенчене йомшак, кояшлы, җылы көннәре белән бик үк сөендермәсә дә, кыр эшләрен һәр хуҗалыкта оешкан төстә алып баралар.

Язгы кыр эшләре башыннан әлегә районда логослыларга тиңнәр юк. Аларның "Джон Дир" белән "Челенджер" кебек куәтле чит ил тракторлары экипажлары сменага 170-180 гектарда эш башкаралар. "Кулон-Агро"хуҗалыгы игенчеләренең дә эш нәтиҗәләре куандыра. Әлеге хуҗалык механизаторы Иван Храмов "Нью-Холланд"тракторында сменага 125 әр гектарда эш башкарып алгы сафта бара. Чәчүлек орлык белән ашламаны да юл ераклыгына карамыйча тоткарлыкларсыз китереп җиткерәләр аңа, игенчеләр эш урынында кайнар аш белән дә тәэмин ителә.
"Габитов", "Гобәйдуллин", Кече Әшнәк авылының "Закирова", "Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыкларын һәм "Азык төлек корпорациясе", "Масловский" кебек эре хуҗалыкларда да чәчүне технологик таләпләр нигезендә алып баралар. Кырлар буенча йөргәндә кайберәүләр һава торышының болай болытлы, салкынча торуын бик үк өнәп бетермәсәләр дә, Яңа Арыш авылының баш агрономы Фәрит Шиһапов моны нык хуплавын белдерде. Районыбызның иң тәҗрибәле кыр технологы көннәрнең болай торуы игенчеләр өчен комфортлы, уҗымнар өчен бик файдалы булуын, корткыч бөҗәкләрнең үрчүе нык тоткарлануын һәм чүп үләннәренә каршы химик эшкәртүләр таләп ителмәвенә сөенүен белдерде. Көннәрнең суык торуы бигрәк тә кече фермерлар өчен отышлырак, чөнки өстәмә мәшәкатьләр һәм зур чыгымнар сорый торган чаралар үткәрергә бик ашыгырга кирәкми. Аннары эш урыннарында хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен контрольдә тотарга да вакыт кала. Юлдашларым - район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре белән без көнозын игенчеләр янында булып аларның уй-кичерешләре белән дә кызыксындык.
"Габитов" фермерлык хуҗалыгы тракторчылары Вәкил Мөбәрәкшин белән Рафаэль Сәлахетдинов чәчүнең өзеклекләрсез барышы өчен бернәрсәгә дә мохтаҗлык булмавын белдерделәр.
Качкалак авылы янәшәсендәге "Гобәйдуллин" фермерлык хуҗалыгы уңганы Александр Каташов быел 30 нчы язын кырда каршылый икән, чәчүне оештыручыларга, тудырылган шартларга олы ризалыгын белдерде.
"Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгы тракторчысы Фәнил Сафин да безгә җитәкчеләре тарафыннан хезмәтен югары бәяләүләрен искәртте. Чәчүнең икенче өч көне нәтиҗәләре буенча МТЗ-1221 тракторында ул 120 гектарда чәчү чәчеп өченче урынны алды, район башлыгы бүләгенә ия булды.
Районыбыз хуҗалыкларында кеше аягы басмаган җир кисәге калмавын күреп, кыр эшләренең зур активлык һәм хезмәт күтәренкелеге белән дәвам итүенә куанмый, игенчеләребезнең тырышлыгына сокланмый һич мөмкин түгел иде бу көнне.
Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев