Балык Бистәсендә үсеш тә бар, артка сөйрәүчеләр дә
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсендә үсеш тә бар, артка сөйрәүчеләр дә

Районыбыз хуҗалыклары агымдагы елның яртыеллыгында авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча яхшы гына күрсәткечләргә ирештеләр.

Билгеле булганча, хуҗалыкларның икътисад нигезен товар продукциясе һәм алынган акча күләме билгели. Әгәр узган елның беренче яртыеллыгында район буенча тулаем 282,9 миллион сум продукция сатылган булса, агымдгы елның шушы чорында акча кереме 343,9 миллион сумны тәшкил итте. Бу 2015 елга карата 122 процент. Тәңгәл рәвештә бер гектар сөрү җирләренә акча кереме 4070 сумга җитте. Бу шулай ук узган елгы күрсәткечтән 22 процентка артыграк. Уртак уңышлар конкрет җитештерүчеләрнең эш нәтиҗәләренә бәйле. Алар арасында безнең күрсәткечләргә уңай тәэсир итүче ике зур хуҗалыкны билгеләп үтәсе килә. Аларның беренчесе "Кулон-Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Биредә отчет чорында акча кереме 19,5 миллион сумны тәшкил итте. Бу-узган елга караганда 2,3 тапкырга артыграк. 14 миллион сумга 705 тонна сөт сатылды. Моннан тыш хуҗалык 5,5 миллион сумлык 510 тонна ашлык сатты.
Шулай ук "Агрокам" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять югары темплар белән үсә. Биредә 2015 елның беренче яртыеллыгында акча кереме 14,6 миллион сум булса, агымдагы елның яртыеллыгында 55,3 миллион сумны тәшкил итте. Дуңгызларның баш саны беренче июльгә 8044 кә (узган ел 4705 баш булган) җитте. Ит җитештерү 226 тоннадан 670 тоннага кадәр артты. Үсеш 3 тапкырга якын. Шушы хуҗалыклар авыл хуҗалыгы продукциясе сатуда районның гомуми уңышына зур өлеш кертәләр.
Терлекчелек
2016 елның беренче яртыеллыгында терлекчелектәге уңышларыбызны да уңай бәяләргә мөмкин. Район буенча ит 1510 тонна (узган елга карата 130 процент), сөт 7563 тонна (107 процент) җитештерелде. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны сакланып калды. 2782 баш бозау, 6681 дуңгыз баласы алынды.
Терлекчелекнең нигезен баш саны тәшкил итә. Моны күпләр дөрес аңлыйлар һәм тотрыклыкка ирешергә омтылалар. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын ООО "Логос"-76 , "Шәмсетдинов" крестьян-фермер хуҗалыгы- 95 , "Габдриев" крестьян-фермер хуҗалыгы-73 , ОАО "Масловский"-62 , ООО "Зюзино" 60 башка арттыруга ирештеләр.
Шулай ук "Ананьев", "Габитов", "Закирова", "Хәмидуллин", "Гарипов", "Караганов" крестьян-фермер хуҗалыклары да баш санын даими арттыралар.
Шул ук вакытта терлекләрне киметүгә юл куйган хуҗалыклар да бар. "Бариев" крестьян-фермер хуҗалыгы, мәсәлән, отчет чорында мөгезле эре терлекләр санын 447 башка киметте. Шулай ук "Балык Бистәсе ВЗП"да, "Амербекян", "Хәмидуллин", "Хәкимов", "Шакиров", "Имамиев" крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны күпкә кимеде. Ә крестьян-фермер хуҗалыкларының бюджет алдында билгеле санда терлек асрыйбыз дигән килешүләре дә бар бит.
2016 елның беренче яртыеллыгында район хуҗалыклары 1510 тонна ит җитештерделәр. Бу узган елгы күрсәткечкә караганда 423,5 тоннага артыграк. Алда әйтелгәнчә ит җитештерүдә ООО "Агрокам" иң зур үсешкә иреште, шулай ук "Азык-төлек корпорациясе", "Логос", "Зюзино", "Шәмсетдинов", "Хәмидуллин", "Талаков", "Гобәйдуллин" крестьян-фермер хуҗалыклары ит җитештерүне узган елгы дәрәҗәдән арттырдылар.
Отчет чорында 7562,5 тонна сөт җитештерелде, бу узган елның шушы чорына караганда 512 тоннага артыграк. Бер сыерга район буенча 2418 килограмм сөт савылды. Узган елга караганда сөт җитештерүне "Азык-төлек корпорациясе"-138, "Масловский" 105 процентка арттырдылар. Шулай ук "Балык Бистәсе ВЗП" үсешкә иреште. "Закиров", "Габитов", "Бикмуллин", "Гобәйдуллин", "Бикмуллин", "Гыйлемханов", "Галиев" сөт җитештерүне арттырдылар. "Ккулон-Агро" исә быел сөт җитештерүне 760 тоннага җиткерде.
Игенчелек
Районда кызу чор-терлек азыгы хәзерләү бара. Тармакның алга таба үсешенә бүген нигез салына. Терлекчелектәге уңышлар беренче чиратта азыкның сыйфатына, җитәрлек кадәр әзерләнүенә бәйле. Бүгенге көндә шартлы бер баш терлеккә 15,5 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу җитәрлек күләмдә, ягъни бер баш шартлы терлеккә 25 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычын үтәвебезгә ныклы нигез булып тора.
Терлек азыгын "Зюзино"-24,9, "Балык Бистәсе ВЗП"-22,3, "Мсловский"-21,5, "Кулон-Агро"-20,5 центнер азык берәмлеге әзерләделәр. Бу юнәлештә "Гобәйдуллин", "Ананьев", "Караганов" крестьян-фермерлык хуҗалыклары уңышлы эшлиләр.
Камил Гаязов,
район авыл хуҗалыгы
идарәсе начальнигы.

Фотосы: atmagro.ru


Нет комментариев