Бүген районыбыз "Кулон-Агро" җәмгыятендә, 2017 елгы язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникаларын әзерлекне оештыру мәсьәләләренә багышланган төбәкара семинар үткәрелде.
Аның эшендә Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илһам Валеев. Татарстан республикасының Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, респуликаның Гостехнадзор идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов һәм башкалар катнаштылар. Семинарга районнардан авыл хуҗалыгы идарәләре, хуҗалык белгечләре килгән иде.
Семинар эшен яктыркан материалны газетабызның алдагы саннарында укып танышырга мөмкин булачак.
Нет комментариев