Авыл хуҗалыгы
“Балык Бистәсе ВЗП” хуҗалыгында механизатор Расих Габитовны киң профильле һөнәр иясе диләр
"Балык Бистәсе ВЗП" хуҗалыгында механизатор Расих Габитовны киң профильле һөнәр иясе диләр. Ел дәвамында нинди генә техниканы иярләми ул: К-700, "Ягуар", "Нью-Холд", "Магдон". Соңгысына утырганына әле бер ай гына. Яңа техниканы тиз үзләштергән Расих. Бер ай эчендәге хезмәт күрсәткече шуны дәлилли. Ул бу техникада 360 гектарда күпьеллык үлән чаптырырга өлгергән...
"Балык Бистәсе ВЗП" хуҗалыгында механизатор Расих Габитовны киң профильле һөнәр иясе диләр. Ел дәвамында нинди генә техниканы иярләми ул: К-700, "Ягуар", "Нью-Холд", "Магдон". Соңгысына утырганына әле бер ай гына. Яңа техниканы тиз үзләштергән Расих. Бер ай эчендәге хезмәт күрсәткече шуны дәлилли. Ул бу техникада 360 гектарда күпьеллык үлән чаптырырга өлгергән инде. Чабуга алынганчы базга кайткан яшел сенаж массасын таптатып торган. "Иртәгә икенче тракторга утыр дияләр икән, ике дә уйлап тормый. Булдыра торган егет. Булганлыгы озак еллар механизатор булып эшләгән, тырышлыгы белән танылган әтисе Мөбәрәкҗан агадан күчкән", - диләр хезмәттәшләре аның турында. Расих кебек егетләр булганда хуҗалыкның, авылның яшәренә өметләр зур әле.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев