Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районы Ру Әшнәге авылыннан Валерий Шелаков туңга сөрүдә хезмәт куя

Район хакимиятендә кыр эшләре нәтиҗәләре буенча оператив штаб утырышында Рус Әшнәге авыл җирлегендә эшләүче "Әмирбикян" фермерлык хуҗалыгының печән әзерләүдә быел нәтиҗәле эшләвен ишеткәч бермәлгә аптырашта калдым.

Моңарчы әле олы киңәшмәләрдә болай уңай яктан телгә алынмаган бу хуҗалык ничек итеп кыска гына вакыт эчендә мул азык запасы туплый алган соң? Әлеге сорауга жавап эзләп хуҗалык җитәкчесе белән элемтәгә кердек. Ул безгә барлык тармакларга бай тәҗрибәле хезмәткәрләрне беркетүләрен әйтеп үтте. Шуларның берсе Валерий Шелаков белән очрашырга тәкьдим итте. Балык Бистәсендә яшәүче бу эш сөючән механизатор белән инде күптәннән таныш булып чыктык. Иңендә 40 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган егетнең үзвакытында төзелеш оешмасында, кирпеч заводында, "Кама" хуҗалыгында эшләгән чакларында макталганы бүгенгедәй хәтердә. Биредә дә аны беренче көннән үк үзенә йөкләнгән эшне күңелен биреп башкарганга бик тиз үз иткәннәр. Быел Валерий язгы чәчүдә җиңүче булган. Терлек азыгы әзерләү эшендә дә беренчелекне бирмәгән. Иң элек күпьеллык үләнне теземнәргә салган, аннары аны рулонлауда тырыш хезмәт куйган. Кыска гына вакыт эчендә хуҗалык 500 тонна печән запасы тупларга өлгергән икән, монда Валерий Шелаковның да хезмәт өлеше күләмле. Ул бу көннәрдә туңга сөрүдә хезмәт куя. Хуҗалыкта әлеге чараны бүгенгесе көнгә 600 гектардан артык мәйданда башкарганнар. Монда да Валерий Шелаковны мактап телгә алалар.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев