Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе “Шәмсетдинов” фермерлык хуҗалыгында Виктор Крюков елның елында югары күрсәткечләргә ирешә

"Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгына күпләр эш урыны эзләп үзләре ераклардан киләләр. Берничә ел инде күрше авылдан бирегә килеп эшләүче Виктор Крюков та нәкъ шундыйлардан

.Ул инде коллективның ышанычлы тоткасына әверелгән. Эштә лидерлар сафына күтәрелгән. Елның-елында ул кыр эшләрендә катнашып килә, югары күрсәткечләргә ирешә. Быел да Т-150 тракторы белән чәчү алдыннан тырмалау үткәргән. Хуҗалыкта чәчүлек җир әзерләү эшен гел аңа йөкләп киләләр икән.Быел бар әҗмугасе 1500 гектардан артык мәйданда эш башкарган инде ул. Чәчүдән соң пар җирләрен эшкәртә башлый. Аннан көзге чәчүгә әзерлек башлана. Менә шулай сезон дәвамы руль артында ул.
- Бирегә килүемә бер дә үкенмим. Авыл җирендә яшәгәч һәрберебезнең күпләп терлек асрыйсы килә бит. Вакытлыча эшсез калган тормыш иптәшем Еленага да хуҗалыгымда бер шөгыль артты. Сөт сатканнан кергән акчасы гаилә бюджеты өчен бик ярап куя. Терлек азыгы белән дә проблема юк. Аны һәрвакыт читтән сатып ала башласаң гаиләдә терлек асрауның файдасы да калмый. Ә монда эшләгән кешенең кадерен беләләр, хезмәт хакы белән дә тоткарлык булганы юк. Аны һәркемгә башкарган эшенә, соңгы нәтиҗәләргә карап түлиләр, - ди Виктор. Килеп урнашкач үзләренә яхшы нәселле бикәч бозаулар биргәннәр. Бүген абзарында ике сыер асрыйлар, бозаулары да бар. Терлек азыгы белән дә тоткарлыклар булмый. Күңел биреп эшләү өчен барлык уңай шартлар тудырылган биредә. "Тормыштан да, эштән дә һич зарланырлык сәбәп юк", ди кыр батыры.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев