Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районында яңа терлекчелек комплексы ачылган-Фотолар

Әле август аенда гына сафка бастырылган, соңгы заман таләпләре нигезендә эшләүче бу комплекска мөгаен республикабызда да тиңнәр юктыр.

Яңавыл янәшәсендә калкып чыккан терлекчелек комплексы бүген үзенә күрә бер шәһәрчекне хәтерләтә. Барысы да әкияттәгедәй бик тиз вакыт эчендә барлыкка килде. Маллар өчен торак, азык базасы, терлекчеләр йорты, барысы да уңайлы итеп эшләнгән. Хезмәт кешесенә җитештерүчән эшләү өчен барлык уңайлыклар булдырылган биредә. Әле күптән түгел генә сафка бастырылуына карамастан бүген үк инде монда 133 баш яхшы нәселле сыерлар асрала.
Яңа комплексны хәзерләүчеләргә һәр көнне югары сортлы 1,6 тонна сөт озатулары да мактауга лаек. Чөнки җитештерүчәнлек даими үсеш юлында. Биредә савым сыерларының баш санын якын араларда 500 башка җиткерергә исәп итәләр. Бер сүз белән әйткәндә заманча эшләнгән бу терлекчелек комплексының киләчәге өметле.
Идрис Аметов.
Фото redrs@mail.ruдан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комплекс терлекчелек