Балык - Бистәсе районында аталы - кызлы фермерлар
Кайбер авыл җирлекләренә барып чыксаң, авылда эш юк, дигән зарлану сүзләрен ишетәсең. Төптәнрәк уйлап карасак, чыннан да шулаймы соң бу? Ун-унбиш сутый җиреннән дә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш сатып, терлек азыгы, бәрәңге үстереп күләмле генә табышка ия булучыларны, фермер хуҗалыклары оештырып җибәрүчеләрне дә беләбез. Берәүләр кош-корт, икенчеләр мал-туар асрый,...
Кайбер авыл җирлекләренә барып чыксаң, авылда эш юк, дигән зарлану сүзләрен ишетәсең. Төптәнрәк уйлап карасак, чыннан да шулаймы соң бу? Ун-унбиш сутый җиреннән дә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш сатып, терлек азыгы, бәрәңге үстереп күләмле генә табышка ия булучыларны, фермер хуҗалыклары оештырып җибәрүчеләрне дә беләбез. Берәүләр кош-корт, икенчеләр мал-туар асрый, өченчесе умартачылык белән шөгыльләнеп, бал әзерләп табыш ала. Шулай ук үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә дә бар мөмкинлекләрдән файдалану юлы ачык. Тырыш, булдыклы, тәвәккәл, һәр эшне җиренә җиткереп эшләүчеләрнең һич кенә дә зарланыр урыннары юк ләбаса. Андыйларга Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларындагы мисаллар да ачык сөйли. Чулпан Галиев, Ибраевлар, Нәбиуллиннар, Имамиевлар, Габдриевләр һәм башка гаиләләрне китерү урынлы булыр. Гаилә фермалары эшчәнлегенә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Госман улы Валеев һәрвакыт хәер-хаклы. Менә бит, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Россия һәм Татарстан дәүләтләреннән ел әйләнәсендә төрле ярдәмнәр күрсәтелә. Шулар белән тулырак таныштыру өчен район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Фатыйх улы Гаязовка мөрәҗәгать иттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев