Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы баш ветеринария табибы Илтөзәр Мифтахов нәрсәгә лаек булган
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов белән хуҗалыклар буенча йөргәндә ул безне Яңа Арыш авылы фермасында баш ветеринария табибы булып эшләүче Илтөзәр Мифтахов белән таныштырды.
Хуҗалыкның әлеге баш белгече өчен бу ел аеруча истәлекле икән. Аның югары уку йорты юлламасы белән бирегә килеп төпләнүенә тиздән 40 ел булса, шушы көннәрдә үзенә 60 яшь тула.
-Бүгенгесе көнне районыбыз биләмәсендә эшләүче терлекчелек белгечләре арасында иң тәҗрибәле һәм абруйлылар рәтендә ул. Берсүз белән әйткәндә аны үз эшенең чын остасы, күп яшьләрнең остазы, дип атарга мөмкин,-ди баш белгеч.
"Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгының югары күрсәткечләрендә аның да лаеклы өлеше бар. Соңгы елларда биредә терлекләрнең продуктлылыгы үсә. Сөт җитештерү күләме дә елдан-ел арта. Савым сыерлары көтүен яңарту, яшь малларның үлемен киметүдә дә аның хезмәте күләмле. Эшкә яңа килгән терлекчеләрне һәм белгечләрне дә үз киңәшеннән ташламый. Яшь маллар өчен көндәлек ашату рационы төзү, малларны карау, ашату, профилактик чаралар үткәрү- барысы аның җаваплылыгында.Тырыш хезмәтләре өчен Илтөзәр Мифтахов күптән түгел генә ТР баш ветеринария идарәсе һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау кагәзе белән бүләкләнде.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев