Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районы Урахча авылы фермеры Максим Караганов хуҗылыгында терлекләр саны арта

Урахча авыл җирлегендә эшләүче Максим Карагановның фермерлык хуҗалыгында терлекләрнең гомуми баш санын 230 җиткән бүгенге көндә.

Биредә авылның дистәдән артык кешесе хезмәт куя. Баш белгеч Габделбәр Шагиев сүзләренә караганда, эшләре начар бармый аларның.Ашатырга ризыклары җитәрлек, иң кыйммәте, технологияне сакларга тырышалар. Бу ел башыннан биредә терлекләргә печәнне ваклатып ашата башлаганнар. Ул азыкның күпләп әрәм булуына киртә куйган. Малларга бирелә торган фураж күләмен дә арттырганнар. Симертүдәге малларның һәркайсына аны 3әр килограмм, ә инде савым сыерына 7-8 килограм исәбеннән бирәләр. Икенче төрле әйткәндә,малларны баланслы ашатуга зур игьтибар бирәләр. Канададан кайтартылган 97 баш терлек сатып алганнар. Аларга терлекчеләр Владимир Скороходов белән Николай Ветелкин тәрбия кылалар. Киләчәктә ит токымлы бу малларның санын 400 башка җиткерү бурычын куйган фермер. Бүгенгесе көнне фермада 46 савым сыерлары бар, алар янына 26 баш таналар төркемен туплый башлаганнар.Савымчылар Валентина Табашникова белән Александра Скороходова кул асларында булган сыерларның һәркайсыннан уртача 17 шәр килограм сөт савалар. Гыйнвар аенда алар хәзерләүчеләргә 15 тонна сөт сатканнар. Узган ел дәвамында 50 тонна ит җитештергән. Күтәренке күңел, оптимистик карашны тойдым мин биредә булганда.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев