Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районы Рус Әшнәге авылы фермеры Равил Нәҗмиевның киләчәге өметле

Рус Әшнәге авылында яшәүче Равил Нәҗимовның фермерлык хуҗалыгы ачуына ике дистә ел вакыт үтте.

Бүген ул авылда дистәдән артык кешене тотрыклы эш урыны белән тәэмин итүче фермер. 17 гаиләнең 88 гектар пай җирләрен эшкәртә. Моннан тыш әле аның тагын 200 гектар мәйданны биләгән чәчүлек җирләре дә бар. Игенчелек тармагы белән бергә ул терлекчелекне үстерү турында да уйлана. Хуҗалыкта хезмәт хакын соңгы нәтиҗәләргә нигезләнеп алалар. Җәй айларында тракторчы, комбайнчыларның 50 мең сум алган вакытлары булган. Хезмәткәрләргә һәм пай хуҗаларына терлек азыгын өйләренә китереп аударалар. Хезмәт кешесе турында шундый олы кайгыртучанлык булганга аларның эшләре дә көйле, уңышлы бара инде билгеле. Хуҗалыкта төп табыш чыганагы сөт җитештерүгә бәйле булганлыктан, соңгы вакытларда әлеге юнәлешкә игьтибарны көчәйткәннәр. Монда бай тәҗрибәле савымчылар Таисия Петушкова белән Елина Морозова хезмәтләрен җитәкче мактау сүзләре белән телгә алды.Бүгенгесе көнне һәр сыердан уртача 15 килограмнан артык сөт савалар биредә, хәзерләүчеләргә ярты тонна яхшы сыйфатлы продукция озаталар. Монда инде алар янәшәсендә эшләүчеләрнең дә күләмле өлеше бар. Әнә,Михаил Петушков бер үзе ике дистәдән артык терлекләр карый, моннан тыш әле ул менә дигән тракторчы һәм төзәтү остасы да. Кыска гына вакыт эчендә 52 тырманы ремонтлап куйган. Хезмәттәшләре Николай Муравьев белән Владимир Казаев та көннәр җылыта башлагач чәчкеч һәм культиваторларны сафка бастырырга керешкәннәр. Кул астында булган трактор, комбайннарыналар кыш айларында үк төзекләндерергә өлгергәннәр.

Фермада барлыгы 90 баш терлек асрала. Узган елда гына егермедән артык сыерлары булган, бүген аларның баш саны 44 кә җиткән. Ә ел ахырына аларның гомуми санын 100 гә җиткерергә планлаштыралар. Әле күптән түгел генә фермер чит республикадан яхшы нәселле 28 тана алып кайткан. Бу елны уңышлы төстә башлап җибәргәннәр алар. Кыска гына вакыт эчендә фермерлык хуҗалыгы 20 тоннага якын сөт саткан. Ә узган ел Равил Нәҗимовның фермерлык хуҗалыгы 204 тонна сөт, 14 тонна ит җитештергән.

Идрис Аметов.

фотоlori.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев