Аның белән без Тәб. Чаллы авылындагы "Рәмис Ногманов" фермерлык хуҗалыгында таныштык.
Илфир Садыйков тынгысыз җан. Вакытны бушка уздырмый һәм үзенә йөкләнгәнне искәртеп тормыйча, җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып тора. Ул күп еллар дәвамында урман хуҗалыгында хезмәт куйган. Берничә ел гына фермерлык хуҗалыгында эшләвенә карамастан, авыл хуҗалыгы тармакларындагы хезмәтләрне дә яхшы үзләштергән. Үзен күп кырлы механизатор, тырыш терлекче итеп таныткан. Фермердан без аның турында бары тик мактау сүзләре ишеттек. "Кыш айларында терлекләргә азык кертә, аннан соң тракторы белән авыл урамнарын, производство участокларын кардан чистарта. Кыр эшләрендә дә иң җаваплы эшне күбесенчә аңа йөклибез, күз генә тия күрмәсен үзенә",- ди ул. Туфрак эшкәртү агрегатларын, чәчкечләрне инде язгы кыр эшләренә әзерләп куйганнар. Анысына да санаулы көннәр генә калды бит.
Автор Идрис Аметов.
Нет комментариев