Балык Бистәсе районы Каз. Чаллы авылында эшләүче инвестор шаккатмалы планнары белән уртаклашты( видео)
Үткән атна азагында Каз. Чаллы авылы янәшәсендәге дуңгызчылык комплексында район башлыгы Илһам Валеев " Камп" җәмгыятенең генераль директоры Денис Самодуров,аның финанс буенча урынбасары Айрат Гарифҗанов һәм" Агрокам" җәмгыяте директоры Рамил Гыйззәтуллин рәсми очрашуга җыелдылар.
Очрашу яңартылган, заманча җиһазландырылган санитар чистарту бинасы белән танышудан башланды.Евроишекләр, душ кабиналары, санитар узеллар, кием, ашау-эчү бүлмәләре -барысы искитмәле монда. Генераль директор район башлыгына якын киләчәккә грандиоз планнары, генераль проектлары хакында сөйләде. Бер сан гына китереп үтәм, Мәшләк җирлегендә башкарылачак яңартулардан соң( биредәге иске биналарны төзекләндерергә, заманча җиһазларга уйлары) җәмгыять дуңгызларның баш санын 15-16 меңгә җиткерергә планлаштыра. Бу хактагы тулы язмабыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев