Балык Бистәсе районы хуңалыкларында урак тәмамлана, әмма эшләр тукталмый әле
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районы хуңалыкларында урак тәмамлана, әмма эшләр тукталмый әле

Бүген районда барлык игеннәрнең 68 проценты жыеп суктырылды, әлегә бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 30,1 центнер уңыш чыга.

Иртә сабан культураларын суктыруны бүгенгесе көнгә "Солтан", "Урахча"хуҗалыклары һәм Нәҗимов, Ананьева кебек фермерларыбыз тәмамладылар. Солтанлылар уракны һәр гектардан уртача 33,3 центнер белән бетерсә, Нәҗимовта ул 29,5, Ананьевада 22,3, ә менә Урахча хуҗалыгында 18,3 центнер гына тәшкил итә. Әмма алда әле башланмаган эшләр дә бик күп, хуҗалыкларга быел 11300 гектарда көзге чәчү үткәрү планлаштырыла. Шуңа бүгеннән үк алда туфрак әзерләүне сыйфатлы итеп башкару бурычы тора.

Идрис Аметов.

apkua.com


Нет комментариев