Белгечләр начар сыйфатлы орлык чәчеп югары уңыш алып булмавын һәрвакыт кисәтеп киләләр.
Шуны истә тотып быел районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз чәчүлек орлыкның югары сыйфатлы сортларын мөмкин кадәр күбрәк чәчүне максат итеп куйдылар. Әйтик, көзге чәчүдә бодайның "Скипетр", "Казанская 560", "Память Кунакбаева", арышның яңа элита репродукцияле "Татьяна" сортлары файдаланылды. Киләсе уңышка барысы 230 тонна яңа орлык чәчелде.
Фотосы: sfera.fm
Нет комментариев